Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татар драматургиясенең җәүһәре

15 сентябрьдә татар драматургиясендә үзенең классик әсәрләре белән тирән эз калдырган һәм күренекле урын алган язучы Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел.

Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Аның чаткылары әле дә балкый...» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Драматург иҗаты белән кызыксынучылар, китапханәбезгә рәхим итегез!

Таҗи Гыйззәт татар драматургиясендә М. Фәйзи һәм К. Тинчурин нигез салган музыкаль драма жанры традицияләрен дәвам итә. Ул Татар академия театры һәм башка театрлар сәхнәләрендә куелган 37 пьеса авторы, рус теленнән дистәгә якын пьеса тәрҗемә иткән. Аның иҗат мирасында шулай ук татар театры тарихына, аерым сәхнә эшлеклеләренә багышлап язган тәнкыйть мәкаләләре, истәлекләре дә бар.
#ТаҗиГыйззәт #Драматург #ТатарӘдәбияты #ТатарДраматургиясе #Чаткылар #Наемщик #Бишбүләк #МактаулыЗаман #Ташкыннар #ИзгеӘманәт #ЧынМәхәббәт #АлсуТаң #Башмагым #ТүбәнКама #ТукайКитапханәсе