Центральная библиотека им. Г. Тукая

Китап дөньясына сәяхәт

«Гүзәл китаплар — гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз! Файдалы китапларны уку күңелгә шатлык китерер, фикергә азык булыр, зиһенгә куәт бирер. Китап уку кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер», – дип әйткән бөек татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдин.

Китапханәбезгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилия Гали кызы Хаҗиева җитәкчелегендә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә укучы 6 нчы сыйныф балалары килде. Аларга Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Зиннур кызы Фәйзетдинова бик эчтәлекле экскурсия үткәрде.
Укучыларның китаплар белән кызыксынуын арттыру өчен, тел байлыгы, матур сөйләшү, укуның файдалы һәм кирәкле булуы турында сүз алып барылды.
#ТатарГимназиясе #Экскурсия #ТатарТелендәЭкскурсия #КитапханәгәЭкскурсия #Китап #КитапУку #КитапханәдәКитапУку #СочинениеЯзу #ТүбәнКама #ТукайКитапханәсе