Центральная библиотека им. Г. Тукая

Алтын чәчәк

Бәйрәмнәр күп һәм төрле.Бүген исә, матурлык көне."Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә А.Усачева иҗатына багышланган "Алтын чәчәк" дип аталган әдәби-музыкаль кичә нәкъ менә гүзәллек аланында, шигърият кочагында узды.Һәр яктан талантлы Анастасия ханымның иҗаты киң колачлы, һәр шигыреннән моң саркыла.Ял итүчеләр бүген әлеге шигърияткә ияреп көлделәр, моңландылар, яшьлек иленә кайтып, балачак сукмакларыннан атладылар."Сүрәкә" ансамбле кызлары Л.Амирова, А.Казамарова җырларына кушылып биеделәр."Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучылары М.Шәймурзин һәм В.Сәлахова чыгышлары аша, алар белән таныштылар.Әйе, рәхәтләнеп ял итеп, күңел сафлыгы алып, иҗат дулкынында йөзделәр.