Центральная библиотека им. Г. Тукая

Матурлык ул бар җирдә

 

Матурлыкка бай ул безнең заман,

Адым саен бездә матурлык.

Барлык батырлыкның, матурлыкның

                                                                                        Иҗат итүчесе халык бит!

                                               Һади Такташ.

 

      9 сентябрь - Бөтендөнья матурлык көне. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Матурлык ул бар җирдә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Әлеге чарада “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Гөләндәм Галиева, Рушания Габбасова, Мөнҗия Хәлимова  үзләренең иҗат җимешләре - шигырьләрен бүләк иттеләр. Китапханәче Нурисә Габдуллина зәвыклы, матур итеп шарф бәйләүнең берничә алымын күрсәтте, даими китап укучыбыз Ландыш Иванова чәчне матур итеп йөртү, прическа ясау серләренә өйрәтте. Матурлык турында шигырьләр укып, мәкаль-әйтемнәрне  искә төшереп, җыр-бию белән үрелеп барган кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.