Центральная библиотека им. Г. Тукая

Республикам, дип тибә йөрәкләр!

 

Татарстан!

Нинди   горур  исем!

Яңгырыйсың  матур  җыр  кебек!

Дөнья  мәйданында  даннар  яулап,

Мәңге  яшә   шаулап, гөр  килеп!

30 нчы августта Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация кабул ителә. Бүген шәһәрдәшләребез барлык мәшәкатьләрен ташлап рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.  Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркына    республика көнен  бәйрәм   итәргә килүчеләр өчен осталык  сәгатьләре, кызыклы, мавыктыргыч    уеннар,  китап   күргәзмәләре, квест-уеннар, викториналар  һәм  ачык микрофон эшләде. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары әдәбият-сәнгать сөючеләрне үзләренең шигъри аланында ял иттерсә, “Илһам” җыр эстрада ансамбле артистлары һәм “Талир тәңкә”фольклор халык ансамбле   үзләренең җыр-моңнарын бүләк итеп, тамашачыларның  көчле алкышларына күмелделәр. Төбәгебезнең  талантлы уллары – гармунчылар  чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килде.