Еракларга яңгырасын даның
Бүген Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубының олы буын вәкилләре белән берлектә “Еракларга яңгырасын даның” дип аталган әдәби-музыкаль очрашу булды. Чарада яңгыраган барлык шигырьләр, җырлар туган шәһәребез – Түбән Камага һәм Татарстаныбызга багышланды. Бәйрәмебез кунаклары шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Әлфия Хәлиуллина һәм шигърият сөючеләргә яхшы таныш, бүгенге көндә 7 китап авторы Рифкать Имаев үзләренең әле яңа гына табадан төшкән шигырьләрен бүләк иттеләр. Кичәгә килгән халык җыр-моң дәрьясында йөзеп, шәһәребез тарихына караган викторина сорауларына җавап биреп, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Ф.Сабирова, Р.Әхмәдиев, Р.Вәлиева, К.Гыйльмуллин шигырьләрен тыңлап рухи азык алдылар һәм, әлбәттә, күңелле ял иттеләр.