Центральная библиотека им. Г. Тукая

Батырлар җыры

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.

25 август – Җәлилчеләрне искә алу көне.

1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровның (чын исеме — Галләнур Бохараев) башы чабыла.

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм аның көрәштәшләренә багышланган «Батырлар җыры» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.