Хәтер – мәңгелек һәйкәл
Муса Җәлил һәйкәле янында «Хәтер - мәңгелек һәйкәл» дип аталган акция оештырылды. Шәһәрдәшләребез, Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилченең гомере 1944 елда нәкъ 25 август көнне, 12 сәгатьтә 6 минутта, өч минут аралыгы белән, гильотина дигән куркыныч машина астында өзелүе турында мәгълүмат алып, Муса Җәлилнең шигырьләрен укуда бик теләп катнаштылар.
Видео: kitap_nk