Центральная библиотека им. Г. Тукая

Туфан галәме

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә коллективы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, республикабызның танылган шәхесләре белән таныштыра.

Татар халкының күренекле драматургы Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулуга багышланган «Туфан галәме» чарасы брейн-ринг форматында оештырылды. Уенда ике команда катнашты. Алар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр, аның пьесалары буенча сәхнәләштерелгән спектакльләреннән күрсәтелгән өзекләр буенча әсәрнең исемен атарга тиеш булдылар.

Чараның мәртәбәле кунагы – Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Алмаз Хөсәенов. Ул буш кул белән килмәгән иде: җиңүче командага чакыру билеты бүләк итте.

Фото:  Илья Шалафаев