Центральная библиотека им. Г. Тукая

Безне якты киләчәк көтә

    Бүген Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында үзәк китапханәдә олы буын вәкилләре өчен эшләп килүче ”Яшьлегем чишмәләре “аралашу клубы әгъзаларының очрашуы булды. "Безне якты киләчәк көтә" дип аталган әдәби музыкаль кичәдә шәһәребездә яшәп иҗат итүче ике китап авторы, шагыйрә Гөлшат Солтангулова да катнашты. Ул үзе иҗат иткән шигырьләрен, җырларын тәкъдим итте. Җыр, бию, нәфис сүз, уеннар белән үрелеп барган чарада һәркем рәхәтләнеп күңел ачты, рухи ял алды.