Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ак каламның шигъри аһәңнәре



Түбән Каманың мәдәният һәм сәнгать үзәгенә әверелгән Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә халыкны матур әдәбият белән кызыксындыру, вакытлы матбугат сәхифәләре белән таныштыру, китап укуга мәхәббәт тәрбияләү, гомумән, мәдәни-агарту эшенә зур әһәмият бирә. Шул максаттан биредә төрле тематик чаралар, әдәби кичәләр, очрашулар, күргәзмәләр, бәйгеләр даими уздырыла.
22нче ноябрьдә китапханәдә әлеге чараларның чираттагысы - “Ак каламның шигъри аһәңнәре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә 50 еллык юбилеен каршылаучы “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары үз иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр, хатирәләр яңарттылар.
Әдәби берләшмә җитәкчесе Ф.Абдуллин “Кама таңнары”ның тарихы, үсеш баскычлары турында сөйләде, анда йөреп, әдәби чыныгу алган һәм соңрак республикабызга танылган күренекле әдипләребез – Разил Вәлиев, Зөлфәт Хәким, Эдуард Мостафин, Фәнзаман Баттал, Айдар Хәлим , Фәннур Сафин иҗатларына тукталды, берләшмәнең бүгенге хәле һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.
Үткән 50 елда “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары шәһәр һәм районыбыз тормышында, туган телебезне саклау һәм үстерү, рухи мирасыбызны торгызу эшендә зур эш башкарган. Әдәби берләшмәдә 200 дән артык автор каләм тибрәткән, шулар арасыннан 24 автор Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булу дәрәҗәсенә ирешкәннәр. 200 дән артык китап нәшер ителгән.
Бүгенге көндә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсендә утызга якын язучы каләм чарлый. Шулар арасыннан Фәтхулла Абдуллин, Рифкать Имаев, Илдар Хәйруллин, Марс Хафизов, Хөсәен Җәгъфәр,Илзирә Вәлиуллина(хәзерге көндә Казанда яши), Фәрит Имамовлар Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары булып торалар. Балалар өчен язылган 4 китап авторы, шигырьләре дәреслекләргә кергән Камил ага Гыйльмуллин һәм күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган Һәдия Хәбибуллиналар исә шәрәфле әгъзалар булып исәпләнәләр.
Сүз уңаеннан, шәһәребезнең юбилеена багышлап, “Шәһәрем, һәйкәл куям сиңа сүзләрдән – О тебе и для тебя, Нижнекамск” әдәби бәйгесе игълан ителгән иде. 114 катнашучы арасыннан татар телендә үз әсәрләрен 58 автор тәкъдим иткән.Шуларның 20се – “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары. Бәйгедә 12 бүләкләнүченең 8е – әлеге берләшмә вәкилләре.
Олпат шагыйрьләребез һәм язучыларыбызның һәр чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде. Биредә шәһәребезнең күренекле шәхесләре белән бер сәхнәдә яңа авторларыбыз да үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклашты. Җырчыларыбыз – Илһам Хисмәтуллин, Флүр Гайнемөхәммәтовларның чыгышлары бәйрәмне тагын да җанлырак, аһәңлерәк итте.
Чараның мөхтәрәм кунаклары - “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире Факил Сафин, Аксакаллар Шурасы рәисе урынбасары Мәснәви Һадиуллин берләшмә эшен югары бәяләделәр, иҗади уңышлар теләделәр.
Әлеге очрашу һәркем күңелендә якты хатирәләр калдырды.