Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшьлегем чишмәләре

“Яшьлегем чишмәләре” клубының чираттагы кичәсе Әниләр көненә багышланды. Әниләр – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Кичәдә һәркем үз әнисе турында матур итеп сөйләде. Кичә видеороликлар күрсәтүдән башланды һәм шигырьләр, мәкальләр, мөнәҗәтләр, җырлар белән үрелеп барды. Йөрәк формасына язылган кәгазьгә һәркем үз әниләренә атап җылы хисләрен белдерде. Соңыннан китапханәче аларны укып китте. Анда күңел түреннән чыккан иң матур сүзләр иде.  Кичә һәркемнең күңелендә озак искә алырлык җылы тәэсирләр калдырды.