Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җылы эзли җаннар

«Җылы эзли җаннар» дип исемләнгән туры эфирда - Айгөл Әхмәтгалиева белән онлайн-очрашуда «Инстаграм» социаль челтәренең kitap_nk төркеменә язылучыларга түземлек кирәк булды... «Ел китабы – 2019» бәйгесендә катнашучы «Туташ» тарихи романында түбәндәге юллар бар: «Алда көткән юл шактый сикәлтәле иде, кемдер ул сикәлтәләрдән куркып кире борылачак, кемдер, бар авырлыкларны, бар мәшәкатьләрне үзенең җан җылысы, сәхнәгә булган мәхәббәте бәрабәренә җиңә-җиңә, һаман алга барырга омтылачак иде...»

Очрашу мөмкинлеге туганчы без дә тырыштык, килеп чыккан уңайсызлыклар булса да, әңгәмәбезне дәвам иттек һәм алга таба язучы белән җанлы, кызыклы, мавыктыргыч әңгәмә узды.

Драматург, язучы, публицист, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, ТР язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы, киносценарийлар авторы Айгөл Әхмәтгалиевага булган сорауларыбызны аңа җиткерү бәхетенә ирештек.

Онлайн рәвештә аралашып, фикерләр алышып җылы әңгәмә кордык. Инстадашларның 2019 елда дөнья күргән «Туташ» тарихи романына карата күңелләрендә туган сорауларына җавап биреп, алда авторның үзе белән китапханәдә очрашырга язсын дигән изге теләктә туры эфирны тәмамладык.

Айгөл Әхмәтгалиеваның иҗаты киң катлау укучыга вакыт, заман таләбе белән тәкъдим ителә. Аның әсәрләрен уку рухи кыйммәтләребезне, үткәнебезне һәм бүгенгебезне кабул итүгә, тормыш тәҗрибәбездә булган уңай һәм тискәре якларны анализларга, хаталардан гыйбрәт алырга ярдәм итә.

«Инстаграм» социаль челтәренең kitap_nk төркемендәге туры эфирның сакланган язмасын әлеге сылтама аша кереп карый аласыз:
https://www.instagram.com/p/CDgPucXqenW/