“Ак каламның шигъри аһәңнәре”
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәребезнең 50 еллык юбилее уңаеннан “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе белән берлектә “Ак каламның шигъри аһәңнәре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәсе узды. Бәйрәмдә Түбән Кама язучыларының иҗат гөлләре җырлар белән үрелеп барды. Тамашачы авторларның үзләре башкаруындагы әсәрләрне тыңлап, алар белән якыннан танышу бәхетенә иреште. Җырчы-композитор Илһам Хисматуллин башкаруындагы җырлар дулкынында узган бу кичә күңелләргә кереп калды.