Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бал кортлары – табигать бүләге

       Бал кортлары безнең планетада яшәүче  иң файдалы бөҗәкләрнең  берсе булып тора. Эшчән  бал корты – составы буенча шифалы һәм уникаль  бал, чәчәк серкәсе, ана корт сөте, прополис,   балавыз кебек продуктлар бүләк итеп кенә калмый, ә үсемлекләрне серкәләндерә дә. Бал кортлары агуы медицинада кулланыла.Бал составында 300дән артык матдә, 30 микроэле­мент (тимер, йод, кобальт, марганец, бакыр, фтор, цинк һ.б.), 39% фруктоза, 31% глюкоза, 5% декстрин, 1,5- 3% сахароз, 0,1-2,3% протеин, 0,1-0,2% мине­раль матдәләр, 0,03-0,2% органик кислоталар, В1, В2, ВЗ, В5, В6, Н, К, С, Е, РР витаминнары, А провитами­ны, 18-20% су бар.

      Бер бал корты  көнгә 20 мең чәчкәгә куна. Ә менә биш йөз кортның җыйган балы бер кашыкка сыя. Бер ана корттан 50 меңгә якын умарта кортлары үрчеп, гаилә булып яшәүләре - үзе  могҗиза. Алар бүгенге көнне генә түгел, киләчәкне кайгыртып, зур, тату җәмгыять булып яшиләр. Һәр эшче корт үз вазыйфасын төгәл үти һәм вакытында башкара.

      РФдә 3,5 меңнән артык, Татарстан территориясендә якынча 340 төре билгеле.
Умарта кортларының 15 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән
Татарстанда бүгенге көндә 245 429 умарта оясы һәм 9 106 умарталык исәпләнә. Сәламәтлек өчен, гомумән кешелек өчен зур кыйммәткә ия бал бирүче умарта кортларын саклыйк!

       Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Бал кортлары – табигать бүләге” дип аталган китап һәм виртуаль күргәзмә эшли. Умартачылык һөнәре белән кызыксынучыларны китапханәбездә көтеп калабыз.