Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга 18.11.16 ел

Кичәдә 8 нче мәктәп укучылары һәм өлкәннәр катнашты. Нургали Дәүләтшин үзенең ике буын туганы танылган композитор Фәтхерахман Әхмәдиев турында сөйләде, үзе уйнап, аның көйләренә язылган “Кояш гомере”, Ромашкалар”, Җилләр исәләр” һ.б җырларны җырлады. Кичә видеоязма, аудиоязма, шигырьләр, уеннар, табышмаклар һәм дәртле җырлар белән үрелеп барды, Һәркемнең дә күңеленә онытылмаслык мизгелләр булып кереп калды.