Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шифалы үләннәр җыегыз!

Тирә-ягыбызда үсүче үләннәр бик күп чирләрдән шифа бирә. Фәкать белеп җыярга һәм дөрес кулланырга гына кирәк. Июнь ае – күп кенә дару үләннәрен җыя торган вакыт. Ниндиләрен җыярга һәм ничек кулланырга? Әлеге сәхифә шул хакта булыр. Татарстанда дару үләннәре бик күп, тик без шифалы табигатьне тулысы белән файдаланмыйбыз. Аз гына авырып китсәк, аяк астында яткан үләннәрне файдаланасы урынга, даруханәдән химия белән эшләнгән даруларны алырга барабыз.
Июль аенда гына да ким дигәндә егерме дүрт дару үләнен җыеп була. Берничәсе турында төгәлрәк әйтергә кирәк.
Бөек татар мәгърифәтчесе К.Насыйри да буш вакытларында урман-болыннарда йөреп, төрле дару үләннәре җыя һәм аларны өйрәнеп кайчан җыярга, ничек файдаланырга кирәклеге турында яза. Һәм соңыннан әлеге мәгълүматлар «Шифалы үләннәр» китабында басылып чыга.