Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гаиләм – изге хәзинәм

Тормыш шулай яратылган: билгеле бер яшькә җиткәч, яшь егет һәм кызларда яратыласы һәм кемнедер яратасы килү, гаиләсен булдыру, балалар үстерәсе килү тойгысы уяна. Менә шушы ихтыяҗ канәгатьләндерелмәсә, кеше бәхетле дә була алмый.

Әдәбият сөюче дусларыбыз! Гаилә тормышы, килеп чыккан проблемалар, ялгышлар, ир белән хатын, ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт тарихын яктырткан, гыйбрәтле хәлләрне чагылдырган китапларны «Гаиләм – изге хәзинәм» дип аталган күргәзмәдән алып укый аласыз.

Җәйге кызу көннәрдә китап укып рухи ял алырга теләсәгез, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә рәхим итегез!