Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җир бәйрәме, җыр бәйрәме, җан бәйрәме – Сабантуй!

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев: «Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу.... Сабантуй бөтендөньяга билгеле булыр, һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр, дип ышанасы килә».

Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме – халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Җир бәйрәме, җыр бәйрәме, җан бәйрәме – Сабантуй!» дип аталган күргәзмә оештырылды.