Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җырлар өчен дөньяга килгән...

Иртәгә күренекле татар актеры, җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Зифа Җәмил кызы Басыйрованың тууына 110 ел тула.

Зифа Басыйрова 1910 елның 4 июлендә Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, ул 1936 елда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Биредә аның драма артисткасы буларак үзенчәлекле таланты ачыла. Х.Фәтхуллинның «Күзләр» драмасында ике күзе дә сукыр ятимә кыз Рәйсә Зифа Басыйрова сәхнәдә тудырган фаҗигале, тетрәндергеч образ була. М.Әмирнең «Тормыш җыры»нда шаян малай – Каюмны, «Миңлекамал» драмасында — Мәхмүтне, Д.Аппакованың «Тапкыр егет»тә Галине тамашачылар җылы кабул итәләр.

Сандугач сайрар өчен туган кебек, Зифа Басыйрова да ҖЫРЛАР ӨЧЕН ДӨНЬЯГА КИЛГӘН. Бөек Ватан сугышы елларында ул халыкның җиңүгә булган ышанычын, бетмәс-төкәнмәс рухи көчен җырларында чагылдыра. 1956 елда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә эшкә килә. Ул халкыбыз көйләрен үзенә хас бормалар, аһәң белән башкара.

Берничә дистә еллар буена Зифа Басыйрова чын мәгьнәсендә сәхнә тота, җыр мәйданында якты йолдыз булып балкый. Тормыштан ямь табып, канәгать булып яшәгән мәшһүр җырчы истәлекләрендә болай язган:
«Туган халкым арасында кадерле кеше булып йөрим, аларга теләп хезмәт күрсәтәм. Сәхнәдә җылы каршылыйлар, алкышларга күмәләр. Минем өчен моннан да зур бәхет булырга мөмкинме соң?»

Зифа Басыйрова гомере буе армый-талмый халкыбызга хезмәт итә. 1979 елның февраль аенда вафат була. Әмма аның исеме, башкарган җырлары халык күңелендә саклана.