Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшьлек – яшьнәп яши торган чак

27 июнь – Россиядә Яшьләр көне!
Бүген барлык яшьләрне һәм күңелләре белән 18дә калучыларны бу матур бәйрәм белән котлыйбыз!
Актив, максатчан һәм креатив булыгыз! Матур киләчәкнең сезнең кулларда икәнен онытмагыз!
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә Түбән Кама яшьләренә сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм рух ныклыгы тели.

1958 елдан бирле уза торган Яшьлек көне бәйрәменең тарихына күз салып алыйк әле. «Совет яшьләре көне»н уздыру турындагы Указга 1958 елның 7 февралендә кул куела: аны июньнең соңгы якшәмбесендә уздырырга карар кылалар. Уку елы беткән, имтиханнар тапшырылган, ял итәргә дә була. Ләкин бәйрәм көнне бөтен шәһәрләрдә җыелышлар, активист очрашулары, фабрика-заводларда спорт ярышлары уза, ә кич белән паркларда яшьләр биергә җыела. Әйтергә кирәк: Яшьләр көненең тарихы ераккарак барып тоташа. Август ахыры – сентябрь башында узган Яшүсмерләр көне безнең илдә 1917 елдан башлап 1945 елга кадәр бәйрәм ителә. 1993 елдан башлап 27 июньдә уздырыла.

Яшьлек күз ачып йомганчы үтә. Һәр кеше аны гомере буена сагына. Яшьлекнең иң кадерле мизгелләрен күңелләребездә саклыйк!