Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тарих эзләре буйлап...


1941 елның 22нче июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе ап-аяз – көннең кызу булачагы күренеп тора. Ләкин менә шушындый матур күк йөзен кинәт кенә самолетлар гөрелтесе, шартлаулар, янгын төтене каплап ала. Бу көнне фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә һөҗүм итеп, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Бөтен халык белән берлектә Татарстан хезмәт ияләре дә сөекле Ватаныбызны сакларга күтәрелә.
Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. Әмма халыкның бик күп корбаннар, аяусыз көрәше, тол калган хатыннар һәм ятим сабыйлар күз яше бәрабәренә булса да, озак көтелгән Бөек Җиңү килә безгә. Сугыш хакындагы халык хәтере гасырлардан гасырларга күчә...