Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга 10.11.16 ел

Татарстан язучылар берлеге язучысы, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитовның “Йолдызлы чатыр” китабына әдәби күзәтү ясалды. Китапханәче шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырды. Авторның “Ел китабы-2015” конкурсында катнашучы бу китабына төрле елларда иҗат ителгән лирик-фәлсәфи шигырьләре туплап бирелгән. Аерым шигырьләре укып кителде. “Мәйдан” журналына 15 ел булуы әйтелде.