Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шагыйрь Рифкать Имаев бездә кунакта...

   Бүген Татарстан Язучылар берлеге,  “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, җәмгыятьтәге ямьсез күренешләр: ялагайлык, комсызлыкны, кеше хәленә керә белмәүне, илне басып алган алдашуны, ришвәтчелекне тәнкыйтьли, нәфрәт утында көйдерүче шагыйрь Рифкать Имаев Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә булып,  “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларының  яңа басмалары белән танышты һәм  әлеге саннарда дөнья күргән шигырьләре, илдәге вәзгыять хакында фикер алышты.