Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшьлегем чишмәләре

Яшьлегем чишмәләре клубының чираттагы кичәсе “Каз өмәсе”нә багышланды. Китапханәче бу күркәм бәйрәмнең үткәрү тарихы турында кыскача сөйләп китте, анда уйналган уеннар, җырлар турында искә алынды, җырланды. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсеннән килгән хөрмәтле шагыйрәбез Фәнүзә Сабирова “Каз өмәсенә” багышлап үзе язган матур шигырен укыды. Бәйрәм турында видеосюжет күрсәтелде. “Каз канаты” җырына аудиоязма тыңланды, хуҗа Насретдиннең каз турындагы мәзәкләре сөйләнде һәм һәр теләгән кеше микрофонга чыгып җырлады. Кичә бик күңелле һәм эчтәлекле үтте.