Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ак халатлы фәрештәләр

12нче май - Халыкара шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне шәфкать туташларының эшен беренчеләрдән булып оештыручы Флоренс Найнтингейл туа. Россиядә бу көн 1993 елдан бәйрәм ителә башлый.
Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре котлау-челлендж тәкъдим итә. Олуг хөрмәткә лаек һөнәр ияләренә бүген яңгыраячак шигырьләребез бәйрәм сәламе булып барып ирешсен.