Центральная библиотека им. Г. Тукая

Халык хәтере - мәңгелек

Барлык бәйрәмнәр дә бертөрле була алмый. Кайбер бәйрәмнәрне елмаеп-көлеп түгел, күз яшьләре белән искә алалар. 9 май – Бөек Җиңү көне әнә шундый бәйрәмнәрнең берсе.1941 елның 22июнендә башланган  Бөек Ватан сугышы 1945 елның  9нчы маенда  гына тәмамлана. 1418 көнгә сузылган дәһшәтле сугышта күпме гомерләр вакытсыз өзелә, күпме кеше хәбәрсез югала.

   Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 1945 нче ел истәлеге – тормышның үзе кебек мәңгелек.

   Бүген,  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Мусина Гөлфия Шәмгун кызы Н.В.Лемаев исемендәге нефть-химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең  ZOOM платформасында татар әдәбиятыннан онлайн-дәрескә кереп, 1931нче төркем студентлары белән “Халык хәтере - мәңгелек!” дигән темага викторина уздырды. Студентлар Бөек Ватан сугышы турында белгәннәрен искә төшереп сорауларга җавап бирделәр.