Центральная библиотека им. Г. Тукая

Алсу гөлләр сезгә, ветераннар!

 Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап  килә  ерак  еллардан!

     Халкыбыз  9майда   Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәчәк. Илебез күгенең 75 ел буена аяз булуы белән без, әлбәттә, сугыш ветераннарына бурычлы.Чит җирләрдә башын салган утыз биш миллион батыр сугышчы, туган илләренә исән-имин әйләнеп кайткан ветераннар беркайчан да онытылмас. Бүген  оештырылган  “Алсу гөлләр сезгә, ветераннар!” дигән шигъри марафон   аларга һәм барлык шәһәрдәшләребезгә бәйрәм бүләге булып ирешсен.