Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Тормыш – озын сәфәр”

Г.Тукай исемендәге китапханәдә Саба районы язучысы, 8 китап авторы Гөлсинә Галимуллина иҗатына багышланган «Тормыш – озын сәфәр” дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу узды. Кичә барышында повестьлардан өзекләр укылып, әдәбият сөючеләрне авторның иҗаты белән якыннан таныштырылды. Татар әдәбияты дөньясында Гөлсинә Галимуллина журналистикадан килеп керде. Ул үз әсәрләрендә татар хатын-кызының гаиләсе, балалары хакына тормыш мәйданындагы көрәшне чагылдыра. Алар хисләргә бай, шул ук вакытта тирән эчтәлекле һәм җитди фикерле дә. Әсәрләр беркемне дә битараф калдырмый, укучыны әле шатландыра, әле уйланырга мәҗбүр итә.

Гөлсинә Галимуллина ничек итеп язучылык эшенә керешүен, китап геройлары прототипларын табуы, алар белән аралашуы турында әйтеп узды. Әдәби очрашуга килгән халыкның күптөрле сорауларына җаваплар бирде.

Шәһәребезнең җырчы-комозиторы Илшат Хәбибуллин башкаруындагы җырлар белән үрелеп барган бу әдәби-музыкаль очрашудан тамашачы язучы турында бик күп мәгълүмат алды.