Центральная библиотека им. Г. Тукая

Без Тукайны беләбезме?

Апрель ае - Тукай ае.Шул уңайдан киң җәмәгатьчелек олуг әдибебезгә багышлап төрле чаралар үткәрә. Әлбәттә, без, китапханәчеләр дә бу өлкәдә актив эш алып барабыз.
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Мусина Гөлфия Шәмгун кызы Н.В.Лемаев исемендәге нефть-химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрифуллина Э.М. ярдәме белән ZOOM платформасында онлайн-дәрескә керде. 1931,1912нче төркем студентлары белән бөек шагыйребез Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына караган викторина уздырды.Студентлар шагыйрь турында белгәннәрен искә төшереп, хәтерләрендә яңарттылар.