Центральная библиотека им. Г. Тукая

Г.Тукай премиясенә дәгъва кылучылар белән таныштыру

       Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә дәгъва кылучылар  исемлегендә «Сөембикә» операсын чыгарган коллектив та бар.

   «Сөембикә»  опера либреттосын Татарстанның халык артисты  Ренат Харис язган, композиторы -  Резеда Ахиярова, спектакльнең режиссеры - Юрий Александров, куючы рәссамы - Виктор Герасименко, костюмнар буенча рәссам - Виктория Хархалуп, балетмейстеры - Давид Авдыш, куючы дирижеры – Ренат Салаватов. җаваплы концертмейстер – Алсу Барышникова. Ханбикә ролен — Гульнора Гатина башкара.

    Опера сәнгате – иң кыйммәтле жанрларның берсе. Бу әсәр - Татарстан Республикасы ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләргә әзерләнеп йөргән көннәрдә ханбикәбезгә халкыбызның ихтирамы билгесе.  Яңа опера сюжеты нигезендә XVI гасыр уртасы сүрәтләнә, Казан ханлыгын җитәкләгән бердәнбер хатын-кыз - Сөембикә өлешенә тигән  авыр сынаулар.

     Президент матбугат хезмәте хәбәр итүе буенча, Рөстәм Миңнеханов «Сөембикә» операсы премьерасын зур вакыйга дип билгеләп узган. «Без профессионаллар, безнең белгечләр әзерләгән милли операның зур уңышка ирешүенә горурланабыз. Опера безнең тарих белән тулы, без аны белергә тиеш. Премьера югары дәрәҗәдә узды. Татарстан шундый продукт әзерли алуы белән горурланырга тиеш. Бу вакыйга тарихта калачак.»  - дигән ул.