Центральная библиотека им. Г. Тукая

Г.Тукай премиясенә дәгъва кылучылар белән таныштыру

    Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә дәгъва кылучылар белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген без сүзне танылган татар җырчысы , халыкара бәйгеләр лауреаты, Русиянең атказанган, Башкортстан  һәм Татарстан  республикаларының халык артисты Газиев Идрис Мөдәрис улы турында алып барабыз. Ул татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен сайланды.

  Зур сәхнәгә 20 яшендә ышанычлы адымнар белән аяк баса  һәм өзлексез рәвештә осталыгын арттыра бара. Репертуарында жыр, романс, ария, вокализлар берничә йөз. Сайлап алган һәр җырына иҗади якын килә, тексттагы һәр сүзгә бүгенге көнгә туры килерлек тирән эчтәлек сала, төптә яткан мәгънәне ачыклый, җырны актерлык принципларына буйсындыра.Ул югары мәдәният җырчысы, зур хәрефтән Артист. Яшәү мәгнәсе – сәхнә белән музыка., аны “сәхнә каһарманы” дип атыйлар.

Идрис Газиев башкаруында халкыбызның яраткан җырын тәкъдим итәбез.