Центральная библиотека им. Г. Тукая

Г.Тукай премиясенә дәгъва кылучылар белән таныштыру

   Күренекле әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев «Габдулла Тукайның иҗади мирасын фәнни тикшеренүләре өчен» Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Сүз аның җитәкчелегендә әзерләнгән Тукайның алты томлыгы һәм Тукай энциклопедиясе турында бара. Тукайның үзен, аның иҗатын һәм тормыш юлын кырык елдан артык фәнни яктан өйрәнгән, мирасын халкыбызга кайтарып бирүдә тугры хезмәт иткән зур галимнәребезнең берсе ул.