Центральная библиотека им. Г. Тукая

Г.Тукай премиясенә дәгъва кылучылар белән таныштыру

Татар язучысы, тәрҗемәче, проза  әсәрләре авторы, СССР  Язучылар  берлеге  әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Лирон Хәйдәр улы  Хәмидуллин соңгы елларда нәшер ителгән «Буранлы төндә», «Зарницы в горизонте», «Дәрдемәнд» китаплары өчен Татарстан  Республикасының  Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

  «Дәрдемәнд» — татар шигъриятенең классигы Дәрдемәнд (Закир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) иҗатына һәм эшчәнлегенә багышланган альбом. Ул Татарстан китап нәшриятында 2019 елда басылып чыккан. Аны укыганда шул замандагы татар тормышын, әдәбият-сәнгать хәлләрен тулысы белән күз алдына китерәсең. Автор документаль чыганакларга гына таянып калмый, үзе тасвирлаган вакыйгаларга шул заманда яшәгән кеше күзе белән дә карый. Чөнки яшь чагында бөек шагыйрьнең замандашлары, нәсел-нәсәбе белән очрашкан ул, аларның истәлекләрен тәфсилләп язып алган.        

 « Буранлы төндә»  искиткеч лирик, җылы буяулар белән язылган хикәя. Тимер юлчыларның тормышын шулай ышандырырлык итеп сурәтләү өчен үзең дә шул дөньяда кайнап, каһарманнарың белән бер булып яшәү зарурдыр. Персонажларның да һәркайсы диярлек кече күңелле, башкаларга ярдәмгә килергә атлыгып торучы кешеләр. Гомумән, ярты гасыр элек язылып та әлегә кадәр искермәгән хикәянең һәр юлыннан җылылык бөркелеп тора.

«Зарницы на горизонте» Республикабызның 100 еллыгына бүләк булып торырлык китабы авторның төрле елларда язылган әсәрләре рус теленә тәрҗемәдә бирелгән. Исеме язучының 1990 елда чыккан «Офыктагы рәшәләр» китабы исеме белән аваздаш. Китап ике өлештән тора. Ике автобиографик хикәя белән ачылып китә. Авторның эчке һәм тышкы дөньясы белән танышырга мөмкинлек бирә.

     Әдәбиятыбызда Лирон агайның дәрәҗәсе зур. Ул үзе дә һәркемне сокландырып, яшьләргә хас дәрт белән әдәби иҗат эшен дәвам итә, китаплары даими дөнья күрә. Әдәбиятыбыз тарихында ул кагылмаган берәр әдип, ул ниндидер яңалык тапмаган берәр күренеш аз калгандыр. Мондый эзләнүләргә бары тик газиз әдәбиятыбызга карата эчкерсез мәхәббәт кенә өнди ала.

    Лирон ага сезгә иҗади уңышлар телибез!