Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яз.Шигърият.Тукай

 Апрель ае - Тукай ае.Шул уңайдан республикабызда ел саен олуг әдибебезгә багышлап төрле чаралар үткәрү матур традициягә  керде. Быел да халкыбыз Тукай шигырьләрен хәтерләрендә яңарта, конкурсларда катнаша, видеоязмалар эшләп әдәбият сөючеләргә тәкъдим итә.

   Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга  134ел тулу уңаеннан Алабуга китапханәсе оештырган "Яз.Шигърият.Тукай"дип аталган акциядә катнаштык.