Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мин бары язу өчен яшим!»(Тукай премиясенә кандидат - Флера Гыйззәтуллина)

     2020нче елда Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүче кандидатларның берсе - Флера Гыйззәтуллина да поэзиягә тормышның үзеннән бай хезмәт тәҗрибәсе туплап килгән шагыйрә. Аның шигърияттәге иҗади уңышлары да нәкъ менә шул үзе кичергән тормыш вакыйгалары, эше-профессиясе, җәмгыятьтә хатын-кызның урыны, язмышы турындагы уйланулары, табигый, самими тойгы-хисләре белән тыгыз бәйле.

    Флера Гыйззәтуллина Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә «Яну дәверләрендә» һәм «Башкаемда – дөнья исәпләре» китаплары өчен тәкъдим ителә.