Центральная библиотека им. Г. Тукая

Моңнар алиһәсе

Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулу уңаеннан “Моңнар алиһәсе” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Анда 5,8 нче мәктәп укучылары катнашты. Программада күренекле композиторыбыз язган көйләргә җырлар аудиоязмасы тыңланды, иҗатына багышлап видеоязма, китаплар күргәзмәсе һәм альбом күрсәтелде. Кичәдә укучылар видеоязманы, китапларны игътибар белән карадылар, сораулар бирделәр һәм бик күп аң-белем туплап киттеләр.