Центральная библиотека им. Г. Тукая

Г.Тукай премиясенә дәгъва кылучылар белән таныштыру

       Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә дәгъва кылучылар исемлегендә Татарстан Республикасының танылган рәссамы, Россия рәссамнар Союзы әгъзасы Фәридә Хасьянова да бар. «Татар халык әкиятләре» китабында балалар аудиториясенә татар милли мәдәниятен пропагандалаганы өчен һәм «Тукай балачагы» график диптихы өчен тәкъдим ителде. Фәридә Шаһимәрдәновна рәсем сәнгатенең төрле жанрларында иҗат итә: графиканың төрле формалары, рәсем, портрет, сынлы сәнгать.Балалар өчен генә түгел, башка татар китапларын бизәүдә дә уңышлы гына эшләп килә. Аның иллюстрацияләре — профессиональлекнең һәм иҗатның югары үрнәге булып тора. Шулай да, рәссам иҗатында беренче урынны китап графикасы алып тора.

    40 елдан артык гомерен балалар китапларын бизәүгә багышлаган рәссамның ул әкияти дөньясында инде ничәмә-ничә буын тәрбияләнә. Киң катлау укучылар өчен ул, барыннан да бигрәк, китап бизәүче буларак таныш, якын һәм кадерле. Татар халкының милли гореф-гадәтләрен, яшәешен тирәнтен белгәнгә, аның бар да табигый, шул ук вакытта затлы, әкияттәгедәй гүзәл килеп чыга һәм үзе бер могҗиза кебек кабул ителә. Моның шулай икәнлегенә инаныр өчен, Б.Урманче премиясенә лаек булган «Ак бүре» әкиятенә эшләгән иллюстрацияләрен, йә булмаса Фәридә ханымның тылсымлы кулы орынган Габдулла Тукай, Әхмәт Фәйзи, Нәкый Исәнбәт, Шәүкәт Галиев, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин һәм Батулла китапларын карау да җитә. Инде бу гына аз икән, рәссамның берничә еллык саллы хезмәте, ювелирлар эшенә тиң булган «Татар халык әкиятләре»нә мөрәҗәгать итә алабыз. Рәссам бик күп күргәзмәләрнең көтеп алынган катнашучысы. Фәридә Хасьяновага уңышлар телибез.