Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җырым кала үткән юлымда...

     Бөек Ватан сугышы елларында, бар халык белән  белән бергә татар әдипләре, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар күрсәтте.

     Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, шәһәребездә төрле чаралар үткәрелә. Үзизоляция режимы вакытында без – китапханәчеләр дә бу өлкәдә актив эшлибез.Төрле әдәби марафон, мәгълүмат сәгате, аерым язучылар иҗатына күзәтү һ.б эшләр алып барыла.