Җаныма аваздаш шигырьләр
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәребезнең олы буын вәкилләре өчен эшләп килүче "Яшьлегем чишмәләре" аралашу клубы әгъзалары үзизоляция режимында вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә тырышалар - китап укып, кул эшләре эшләп күңел тынычлыгы табалар.Сезнең игътибарыгызга клубыбызның иң тырыш, уңган хатын-кызларының берсе, "Талир тәңкә" ансамбле солисты, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы Мөнҗия апа Хәлимова үзе язган шигырен һәм Мария Сәетованың кул эшләрен тәкъдим итәбез.