Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тукайны укыйбыз

 

Апрель булып, илгә Тукай килә-

Үлгән җаннар, каннар яңара.

Яз аенда кем соң хыялланмый

Тукай кебек яшәп янарга!

Р.Вәлиев

 

     Апрель  – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Агачларда бөреләр бүртә, болыннар яшәрә, табигать уяна. Бөтен тереклек, яз килүгә куанып, аваз сала. Елның әнә шундый иң матур вакытында  26нчы апрельдә безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай дөньяга килә һәм 27яше дә тулмаган килеш 15нче апрельдә вафат була. Ел саен шагыйрьне искә алып бик күп чаралар үткәрелә.

     Быел да үзизоляция режимында булган барлык китапханәчеләр «Тукайны укыйбыз» акциясенә кушылдылар.