Центральная библиотека им. Г. Тукая

Миннән – сорау, сездән – җавап

       Татар тарихын яктырткан китаплар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

       Кулымда – Вагыйз Самат улы Сәйфуллинның «Туган авылым Иштирәк» китабы. Бүген төбәк, авыл тарихын өйрәнүчеләр өчен бу китап – бик зур мәгълүмат җыелмасы. Үз эченә ерак тарихны, 1750 нче елларны алган тарихи басма, әлбәттә – зур хәзинә.

       Әлеге Иштирәк авлында бик күренекле кешеләр тәрбияләнә. Әмирхановлар гаиләсе хакында искә төшерү дә күңелдә горурлык хисләре уята. Солтан Әмирханов ил күләмендә зур шәхес. Кем ул Солтан Әмирханов? Аның улы Кытайга ничек барып чыга? Әлбәттә, китапны бары укып кына җавап бирә аласыз.

       Миннән – сорау, сездән – җавап.