Центральная библиотека им. Г. Тукая

Син дә «Шигъри марафон»га кушыл!

Таҗлывирустан сакланып
Без өйдә утырабыз.
Китап укып, шигырь сөйләп
Вакытны уздырабыз.

       Кадерле китап сөюче дусларыбыз, үзизоляция режимында вакытыбызны файдалы һәм күңелле үткәрик!

       Әйдәгез, бергәләп «Шигъри марафон»га кушылыйк.

       Моның өчен сезгә шигырь укып видеога төшәргә һәм видеоны «ВКонтакте» социаль челтәрендә безнең төркемгә (vk.com/tukai_nk) #ӨйдәУтырабызТүбәнКама һәм #ШигъриМарафон хештеглары белән куярга кирәк.