Центральная библиотека им. Г. Тукая

Өйдә балаларга китап укыйбыз

       Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче, ярдәмче, уйландыручы, дәвалаучы...
       Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе.
       Бүген, 2 апрель – Халыкара балалар китабы көне.
       Бөтен дөньяда балалар яратып укый торган әкиятләрнең авторы Һанс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апре­лендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.
       Балалар китабы көне уңаеннан, «Өйдә балаларга китап укыйбыз!» акциясенә кушылып, балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Мөслим районының Мактаулы ватандашы Мөҗәһит Әхмәтҗановның «Бәхет юлы» китабын тәкъдим итәбез.

       Мөҗәһит Әхмәтҗановның әлеге китабында кызыклы сюжетларга корылган әсәрләр белән беррәттән табышмаклар, тизәйткечләр, сүз уйнатулар тупланган.