Центральная библиотека им. Г. Тукая

Саба мәзәкләре

       Бүген, 1 апрель – Көлке көне.

       Без мәзәк сөйләп бер-беребезне көлдерергә яратабыз. Мәзәк җыючылар бар, мәзәк сөйләүчеләр бар, әмма мәзәк хәлне мәзәк итеп яза белүчеләр бик сирәк. Тәлгат Нәҗмиев нәкъ шундый язучыларның берсе иде.

       Әдәбият, сәнгать әһелләре тормышына һәм иҗатына багышлап язылган мәкаләләре аның югары профессиональ журналист, оста каләм иясе икәнлеген күрсәтте. Халык шагыйре Хәсән Туфан, академик Әбрар Кәримуллин, әдип һәм галим Мөхәммәт Мәһдиев, профессор Азат Әхмәдуллин, композитор Хөснулла Вәлиуллин, сынчы-рәссам Кадим Җәмит турындагы истәлек һәм очерклары вакытында тиешле бәясен алды. Ул аеруча мәзәк остасы буларак танылды. Ничә еллар буе куен дәфтәрендә төртеп барган мәзәкләрен китап итеп тә чыгарды. Алар күп ишетелгән, күп сөйләгән гади мәзәкләр генә түгел, Саба җирлегендә туган, конкрет кешеләре булган уенчак сүзләр.

       Сезгә Тәлгат Нәҗмиевнең «Саба мәзәкләре» китабын укырга тәкъдим итәбез.