Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тынгы белмәс шагыйрь

       Бүген шагыйрь, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел. Шул уңайдан, «ТАССР тарихында шәхесләр» проекты кысаларында, әдипнең кыскача биографиясе белән танышып, «Тынгы белмәс шагыйрь» дип аталган шигъри марафонга кушылырга – Р.Әхмәтҗановның шигырьләрен укып, аның сүзләренә язылган җырларны тыңларга чакырабыз.

       Роберт Вәли улы Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә туа. 1942 елның салкын кышында әтисе фронтка киткәч (1943 елның маенда сугышта һәлак була), җиде яшьлек Робертның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган төбәгенә – шулай ук Балык Бистәсе районына кергән Иске Арыш авылына әйләнеп кайта. 
Робертның бала чагы һәм үсмер еллары шунда уза.

       Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул 1954–1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студентлык чорында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә – әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша, газета-журналларга языша, шигырьләрен бастыра, ә 1958 елда инде Татарстан китап нәшриятында студент егетнең «Беренче яз» исемле тәүге шигъри җыентыгы дөнья күрә.

       1959–1960 уку елында Р.Әхмәтҗанов Әстерхан өлкәсенең Нариман районы Җәмәле авылының сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Биредә шагыйрь Әстерхан татарларының халык иҗатын, җирле фольклорны өйрәнә. Казанга кайткач, Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире булып эшли. Актерлар белән аралашып, аларның иҗатын өйрәнеп, сәхнә йолдызлары турында очерклар иҗат итә. Р.Әхмәтҗанов көндәлек матбугат басмаларында – «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Яңа аваз», «Заман-Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1958–2005 еллар арасында Р.Әхмәтҗановның лирик шигырьләре, поэма һәм балладалары тупланган ике дистәгә якын китабы дөнья күрә. Арада балаларга һәм яшь буын укучыларга багышланганнары да бар.

       Шагыйрь 2008 елның 13 маенда Казанда вафат була.