Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сугыш турында дүртьюллык

       Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә "Сугыш турында дүртьюллык" акциясендә катнашты!

Кырык бернең июнь иртәсендә,
Дошман кергән илем чигенә.
Гөлчәчәкле кырлар тапталганнар,
Кара болыт менгән күгенә.

Ватан-ана көрәшкә чакырган
Каһармандай батыр улларын,
Лачын уллар яуга күтәрелгән
Саклап туган, үскән ил данын.

Җиңү яулаганнар бу батырлар,
Безгә тыныч тормыш биргәннәр.
Гел кояшлы, аяз булсын күкләр,
Якты булсын көннәр, дигәннәр.

Тик күпләре җиңү юлларында
Башын салган чит-ят җирләрдә.
Гәүдәләре анда, исемнәре
онытылмый, безнең телләрдә.

Имин булсын, тыныч булсын еллар,
Беркайчан да күрмик сугышны.
Олы хөрмәт белән баш иябез
яктыртучыларга тормышны.