Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яңа китап – яңа дус

Әнфисә Фәйзетдинова: 
Бәхет – ул авторларның китапларын үз кулларың белән кабул итү. Халыкара бәхет көненә икеләтә бәхет өстәлде...

Сиңа кайткан саен, Иштирәгем,
Матурлыгың күреп туялмыйм.
Күпме теләкләрем рас килә дә
Чынга аша күпме теләгем.
Хөсәен Җәгъфәр.

       Түбән Кама районы үзәк дәваханәсендә табиб булып эшләүче Вагыйз Самат улы Сәйфуллин «Туган авылым Иштирәк» дип аталган бу китабын Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәгә бүләк итеп бирде. Әлеге китап Иштирәк авылының тарихына багышланган, аның матур кешеләре турында сөйли. Әгәр китап белән кызыксынсагыз, китапханәгә килеп алып укый аласыз. Без сезне көтәбез.