Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бәхет телим сезгә мин...

Бәхетлеме дип миннән сорамагыз,
Бәхетне бит булмый аңлатып.
Йөрәк белән була аны тоеп,
Күңел белән сөеп, яратып.
Үлчәүләрдә үлчәп булмый аны,
Юктыр аның кече, олысы.
Нәни генә булып тоелса да,
Гомерләргә җитә җылысы.
Мәгефүр ЗАКИРОВ.

        Бүген Халыкара бәхет көне уңаеннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре сезгә шигырьләр тәкъдим итә. Видеоязмаларны «ВКонтакте» социаль челтәрендә безнең төркемгә (vk.com/tukai_nk) кереп карый аласыз.

Бәхет телим сезгә мин, дусларым,
Бәхетнең бит булмый артыгы.
Тигезлектә үтсен яшьлегебез,
Кайгы-хәсрәтсез генә картлыгы.