Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ач, шигърият, серләреңне

Үз энҗемне эзлим һаман,
көн туса – йөрим йөдәп...
Ач, шигърият, серләреңне,
тылсымлы сүзләр өйрәт.
Гөл серләрен тыңлар идем,
чәчәк атса бер гөлем.
Таңда торып, сандугачтан
өйрәнимме җыр телен...
Саҗидә Сөләйманова. 

        Кадерле шагыйрьләр һәм шигърият сөюче дуслар, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре, Бөтендөнья шигърият көне белән котлап, шигъри юллар бүләк итә! Видеоязмаларны «ВКонтакте» социаль челтәрендә безнең төркемгә (vk.com/tukai_nk) кереп карый аласыз.